Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә чокырлы юлларны ремонтлау дәвам итә

Хәзерге вакытта Гагарин урамында эшләр бара

Илшат Гайсаров фотосы

Район үзәгенә бу сезонда дүрт тонна авырлыктагы беренче кайнар асфальт партиясе китерелде. Аның бер өлеше Гагарин урамындагы чокырларны ямауга тотылачак. Техникадан КамАЗ, амкадор җәлеп ителгән, видброплита кулланыла, аның белән юл өслеген тигезлиләр.

– Башта үзәк урамнарда эшләр башкарачакбыз, аннары башка урамнарга күчәчәкбез. Эшне обед вакытында башлыйбыз, ул вакытка юллардагы су кибә һәм шул вакытта юл япмасын төзәтә башларга мөмкин. Һава температурасы да күтәрелә, шуның белән эшчеләр өчен уңай шартлар тудырыла. Кирәкле материаллар белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаса, апрель ахырына бу эшне тәмамларга планлаштырабыз, – дип уртаклашты районның юл-ремонт идарәсе җитәкчесе Марсель Вафин.

Моңа кадәр эшчеләр Советская урамындагы участокта эшләр башкарган инде. Беренче чиратта, транспорт чаралары азрак йөргән һәм юл-транспорт һәлакәтенең барлыкка килү куркынычы күзәтелгән урыннар исәпкә алына. Машина йөртүчеләрнең игътибарлы булуларын һәм тизлек режимын үтәүләрен сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса