Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә хатын-кыз мошенникны кайнар эз буенча тоткарладылар

Аңа алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Тумышы белән ул башка районнан, әмма Питрәчтә вакытлыча фатирда яши. Аны социаль челтәрләрдәге белдерү җинаять кылуга этәрә. Белдерүдә “Акча китерү өчен егетләр һәм кызлар кирәк. Хезмәт хакы 13000 сумнан башлап. Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча шәхсән миңа языгыз. Барысы да закон буенча эшләнә” дип язылган була.

Эшне мошенниклар тәкъдим итә, алар заказның биш процентын вәгъдә итәләр. Тикшерү версиясе буенча, хатын җинаятькә баруын белгән, ләкин ризалашкан. Алдан сөйләшкән схема буенча, аңа кая барырга һәм корбаннан акча алырга кирәклеге турында адрес биргәннәр. Бу очракта корбан – өлкән яшьтәге хатынкыз, аңа алдан шалтыратып, туганының бәлагә юлыгуын һәм аны коткарыр өчен акча кирәк булуын хәбәр итәләр, ул акчаны курьер килеп алачагы турында да әйтәләр. Ялган курьер бер сәгать эчендә ике тапкыр аның янына килә һәм барлыгы 300 мең сум акчасын алып китә. Мошенник аларны банкомат аша зыян күрүчегә шалтыраткан җинаятьтәшенә күчерә. Болар барысы да Питрәчтә була.

Шулай ук район үзәгендә яшәүче башка хатын-кызны да алдарга теләгәннәр, әмма соңгы минутта ул мошенниклар белән эш иткәнен аңлаган.

Тоткарланган хатын-кызга алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Җинаять эше кузгатылган, хәзер аннан читкә чыкмау турында подписка алынган.

– Шикле хезмәт хакы белән эш эзләргә кирәкми, – дип билгеләп үтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы Радик Шәрипов. – Әгәр сезгә шалтыратып, туганыгыз бәлагә юлыккан, дип әйтсәләр, теләсә нинди юллар белән аңа шалтыратыгыз һәм аның белән нәрсә булганын үзегез ачыклагыз. Өлкән яшьтәге хатынкызларга өй телефонына шалтыраталар, әмма аннан соң кесә телефоннары номерларын сорыйлар һәм берәрсе белән элемтәгә керергә мөмкинлекләре булмасын өчен, трубканы куймаска кушалар, – дип кисәтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса