Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтән мобилизацияләнүченең гаиләсен кыз бала туу белән котладылар

Яшь гаилә уллары Искәндәрне тәрбияли, аңа дүрт яшь. Быел май аенда Илсинә исемле икенче балалары туган. Әтиләре Илнар махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти, аңа яңа туган баласын кулына алып сөю бәхете елмайган.

Алсинә Балтач районыннан, ә Илнар Питрәчтән, ул Ленино-Кокушкино мәктәбендә укыган. “Ак Барс” кошчылык комплексы”нда суыткыч җайланмалар операторы булып эшләгән. Яшьләр Алсинәнең өч туганнан туган абыйсының туенда танышалар. Икенче көнне кыз Илнарга социаль челтәрләрдә үзе язарга карар итә, ә ул шунда ук очрашуга чакыра. 

– Беренче очрашуда ук аның турында  нинди сөйкемле, яхшы егет дип уйладым, – дип искә ала Алсинә. – Ләкин ул мин уйлаганнан да яхшырак кеше булып чыкты. Еракта булуына карамастан, безне һәрвакыт кайгырта, беркайчан да онытмый, –  дип уртаклаша хатыны. 

Илнарны өлешчә мобилизация башында ук – 28 сентябрьдә мобилизациялиләр. Әти-әнисе аңа чакыру килер дип уйламаган да. Гаиләдә өч малай, Ватанны саклау бурычы иң олысына йөкләнә. Үз вакытында ул Мәскәү янында ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Аны Луганск өлкәсенә җибәрәләр, ул укчы. 

– Ул һәрвакыт тыныч  бала булды. Беркайчан да зарланмады. Хәзер дә, сизәм, барысын да 
сөйләп бетерми, безне борчырга теләми, -– диде Илнарның әнисе Гөлфирә. 

Мобилизацияләнүче хатыны бала тудыру йортында булганда ялга кайта. 

– Ул безне хәрби формада каршы алды. Бу матур һәм истә калырлык көн иде. Ике атна безнең белән булды, аннары кире китте, – дип сөйләде Алсинә. 

Якыннары Илнарның тышкы яктан үзгәргәнен, сиздермәскә тырышса да бик арыганлыгын әйтәләр, борчылалар. Хатын ире турында сөйләшкәндә күз яшьләрен тыеп кала алмый. Гаиләләре белән аның шалтыратканын зарыгып көтеп торалар һәм аның чираттагы кайтуын түземсезлек белән көтәләр. 

– Җирдә тынычлык урнашсын һәм ирләребез, туганнарыбыз өйләренә кайтсын иде, минем иң зур хыялым шул, – диде ул елмаеп. 

Район башлыгы Илһам Кашапов һәм ТР буенча “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучылар ярдәм итү дәүләт фондының социаль координаторы Физәлия Никитина мобилизацияләнүченең гаиләсен бала туу белән котладылар. Алар яшь анага чәчәк бәйләме һәм балалар киемнәре сатып алу өчен сертификат тапшырдылар. 

Мобилизацияләнгән гаиләләрнең барлык мәсьәләләре буенча безнең районда ТР буенча “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондына мөрәҗәгать итә алалар (Советская урамы, 20 нче йорт). Элемтә өчен телефон 89375926475 (Физәлия Фәйзхановна).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса