Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында бу атнада чәчү эшләре төгәлләнү көтелә

Бүгенге көндә 27894 гектар җир чәчелгән, тагын 9706 гектар кала.

Кышын  кар күп яву һәм озакка сузылган яңгырлар аркасында, язын кыр эшләре гадәттәгедән соңрак башланды.  Һава торышы көйләнде, аграрийлар инде финишка чыкты. Эшләр 75%ка башкарылган.

Район кырларында бөртекле, азык һәм техник культуралар – бодай, кукуруз, рапс, борчак, солы, арпа, вика, көнбагыш, борчак, катнаш үлән, берьеллык һәм күпьеллык үләннәр чәчелә. 

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 31 май иртәсендә «Ак Барс Питрәч» хуҗалыгында - 90, «Макс-Ойл»да - 80, «Питрәчагрохим»да һәм кайбер кечкенә КФХларда - 100 процентка чәчүне төгәлләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса