Алар бары тик электр хезмәткәрләрен генә мактый, алар эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкарган. Ә калган төзүчеләргә дәгъвалары бик күп аларның.
Мәсәлән, подъездларның берсендә яшәүчеләр яңа ишекнең ничек ясалуыннан канәгать түгел.
- Ул стенага терәлә. Тотмый. Аннан ничек керергә? – дип зарын белдерде Юлия Поликарпова.
Проблемалы ишек - йортта яшәүчеләрнең төзүчеләр адресына булган бердәнбер дәгъвасы түгел.
Җете яшел төскә буялган стеналар да аларга бик ошап бетмәгән. - Кешеләр йөрми торган биналарны шундый төс белән бизәргә була. Мәсәлән, бункерны, - ди Владимир Махалов. Идарәче компания вәкиле сүзләренә караганда, стенаны буяу өчен төс йортта яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып сайланган.
- Эшләр милекчеләр белән гомуми җыелышта килештерелде. Мөгаен, бу милекчеләр булмагандыр. Кворум 50%тан артыграк тәшкил иткәндә гомуми җыелыш узган булып санала. Бу расланды. Без барлык катнашучыларны эш планы белән таныштырдык, барысы белән килештек, - дип билгеләп үтте идарәче компания директоры урынбасары Илнур Мингалиев.
Сентябрь аенда ук башланган ремонтның озакка сузылуыннан да зарландылар. Эшләр 30 октябрьдә тәмамланырга тиеш иде. Биредә барлыгы алты төр эш башкарылачак. Бу - электр, су белән тәэмин итү, канализация, ишекләрне, отмостканы ремонтлау.
Шушы көннәрдә район башлыгы Илһам Кашапов ремонт эшләрен башкаручы оешма вәкилләре белән киңәшмә үткәрде һәм әлеге йортны капиталь ремонтлауны 10 ноябрьгә кадәр төгәлләргә кушты.