Питрәч кибете киштәләрендә фальсификат тапканнар
Районыбызның "Тандер" Акционерлар җәмгыяте "Магнит" кибетендә сөттән булмаган майлар урын алган "Голладский" сыр табылган. Ул Удмуртия Республикасы "Ува-молоко" ҖЧҖ җитештерүендә эшләнелә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе сөттән булмаган майлар белән фальсификатлашкан сөт продукциясенең 19 очрагын теркәгән. Мондый фальсификат республикада, "Магнит" кибетенең кайберләрендә, белем бирү һәм балалар савыктыру учреждениеләрендә табылган. Фальсификат турында мәгълүматлар Роспотребнадзорның рәсми сайтында бастырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа