Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч пенсионерларына күңелсезләнеп утырырга ирек бирмиләр

Бездә шундый һөнәр бар - кешеләр турында кайгырту. Мондый эшне социаль хезмәткәрләр башкара.

Аларның вазыйфалары күп: карамагындагы кешеләр янына бару, ризык әзерләү, өй җыештыру, кер юу, кирәкле әйберләр, дарулар сатып алу, коммуналь түләүләрне түләү һәм башкалар. Моның белән беррәттән, "Забота" КЦСОНның өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгечләре әле карамагындагы кешеләрнең буш вакытлары турында да кайгырталар.

Айның һәр сишәмбе көнендә "Забота" КЦСОНның өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгечләре карамагындагы кешеләрнең өйләрендә мастер-класслар үткәрәләр. Индивидуаль рәвештә дә, төркемнәр белән дә шөгыльләнәләр. Катнашучылар белән булган чираттагы очрашуда алар 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә открыткалар ясадылар. "Скрапбукинг" технологиясе ярдәмендә, белгечләр пенсионерлар һәм инвалидлар белән бергә үз куллары белән иске открыткалар, картон һәм төсле кәгазьдән төрле кул эшләре ясадылар. Дәрес барышында аралашу өчен дә вакыт табылды, ә моңа ялгыз кешеләр бик ихтыяҗлы. Катнашучылар бу иҗатның аларның сәламәтлекләренә һәм күңелләренә файдалы булуына ышана. Алар оештыручыларга бер-берләре белән аралаша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса