Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районда урып-җыю экваторга якынлаша

Урып-җыю эшләре тулы куәткә бара. Район буенча бөртекле культуралар барлыгы 30564 гектар җирне били, 13 августка 13181 гектарда уңыш инде суктырылган. Бу гомуми мәйданның 43,13 проценты дигән сүз.

 “Агроторгсервис” ҖЧҖдә урып-җыюны төгәлләделәр, биредә чәчү мәйданы 200 гектар тәшкил итә. “Алан” ҖЧҖдә 60,5 процент ашлык суктырылган, “Макс-Ойл” ҖЧҖдә – мәйданның ярты проценты, “Ак барс Питрәч” ҖЧҖдә - 46,15 процент, “Агролак-К” ҖЧҖдә - 40,39 процент.


Район буенча уртача уңыш гектарыннан 31,9 центнер тәшкил итә. Иң мул уңыш буенча лидерлар – “Питрәчагрохим” ҖЧҖ (54,71), “Агролак-К” ҖЧҖ (37,26), “МаксОйл” ҖЧҖ (34,44), “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ (32,2), аутсайдерлар – “Агроторгсервис” ҖЧҖ, В.А.Никитин КФХ (25шәр), “ПКЗ Казанский” ҖЧҖ (23,98), Л.Р.Хөсәенов КФХ (20). Районда бөртекле культураларның иң зур мәйданын “Ак барс Питрәч” ҖЧҖ басулары били - 9529 гектар.

- Безнең хуҗалыкта барлыгы 16 комбайн бар, - ди хуҗалыкның баш агрономы Николай Кузнецов. - Элекке еллардагы кебек үк, бездә комбайнчылар дүрт бригадага бүленеп эшли, аларга тагылмалы КамАЗ беркеттек. Басулар ерак булса, ашлыкны инде ике машина ташый. Бу еллар дәвамында тикшерелгән нәтиҗәле система. Комбайнчыларга да шулай җиңелрәк, алар бер-берсенә булышалар.

Без барлык комбайнчыларны борчак үсә торган басуга җыярга булдык. Ул инде өлгергән. Синоптиклар яңгырлар фаразлый. Шуңа күрә бер-ике көндә борчакны җыеп аласыбыз килә. Уңыш начар түгел, гектардан 20 центнердан артык чыга, - диде Николай Кузнецов.

Басуларда тәҗрибәле комбайнчылар эшли. Шуларның берсе Илфат Әхмәтов инде 20 нче сезон урыпҗыюда катнаша. Ул берничә тапкыр район ярышларында җиңүче һәм призер булды. Быел да иң яхшыларның берсе булырга тели. - Югыйсә, нигә эшләргә, стимул булырга тиеш, - ди Илфат. - Безнең бригада бердәм, күптән бергә эшлибез, һәрвакыт бер-беребезгә булышабыз. Быел уңыш бик яхшы, бер теләк - югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алу.

Аның хезмәттәше Рәмзил Фәйзерахманов ашлык ташу буенча машина йөртүчеләр арасында инде өч тапкыр җиңүче булды, хәзер дә ул район алдынгылары арасында.

- Көнгә басу - ындыр табагы маршруты буенча 13-15 рейс ясыйбыз, - дип аңлата Рәмзил. - Һәр рейс - 30 тоннага кадәр ашлык дигән сүз. Комбайннар эшсез тормасын өчен анда барып һәм кире кайтып өлгерергә кирәк. Әлегә комбайнчылар ягыннан зарланулар юк. Димәк, бурычны үтибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса