Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Питрәч районы Шәле авылында Отрадная урамы буенча юл төзекләндерелде. Эшләрне торак пунктта яшәүче бер хатын-кыз район башлыгы Илһам Кашаповка мөрәҗәгать иткәннән соң башкардылар.
Авылда яшәүче бер ханым башлыкка күптән түгел гаиләдә өченче бала тууын, аны еш кына педиатрга алып барырга кирәклеге турында сөйләде. Ә йорт янындагы юл начар хәлдә булган.
Ремонт эшләре авыл җирлеге акчасына башкарылды. Илһам Кашапов аларның нәтиҗәләре белән танышты, шулай ук мөрәҗәгать иткән хатын-кыз белән очрашты.
Питрәчле район башлыгына рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, эшләрне вакытында ясаганнар, хәзер көзге яңгырлар аларга куркыныч түгел — теләсә нинди һава торышында юлдан йөреп булачак.