Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповның медицина хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле Питрәч районы сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Безнең медицина хезмәткәрләренең фидакарь һәм риясыз хезмәте нәтиҗәсендә бүген Питрәч районы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында сәламәтлек саклау системасында тотрыклы лидерлык позициясен алып тора. Бүген безнең бурыч - матди-техник базаны тагын да ныгыту, кадрлар потенциалын саклап калу һәм арттыру, илкүләм проектларының төп күрсәткечләренә ирешү буенча эшне дәвам итү.
Кадерле табиблар, шәфкать туташлары, кече медицина персоналы, даруханә челтәре хезмәткәрләре, Питрәч районы волонтерлары! Сезнең хезмәтегез һәрвакыт кирәкле һәм хөрмәтле булды һәм шулай булып кала.
Бу катлаулы вакытта сез сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, үзегезнең һөнәри бурычыгызны намус белән башкарасыз. Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм! Нык сәламәтлек, иминлек, барлык эшләрегездә һәм башлангычларда уңышлар, сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет телим!
Илһам Кашапов, Питрәч районы башлыгы - район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа