Питрәч районы башлыгы һәм «Селяне» ансамблен сугыш ветераны Алексей Макаров янында кунакта булдылар
95 яшьлек ветеран тормыш иптәше белән Яңа Шигали авылында яши.
Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов һәм «Селяне» вокал-инструменталь ансамбле Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Макаров янында кунакта булдылар.
Питрәч районында бүгенге көндә тугыз ветеран яши. Гадәттә, алар белән бәйле барлык мәсьәләләрне район башлыгы контрольдә тота. Шәхсән үзе алар янына бара, бәйрәмнәр белән котлый. Кичә Илһам Кашапов Алексей Петровичны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Калган ветераннарны башка җаваплы җитәкчеләр котлады", — дип сөйләделәр район хакимияте матбугат хезмәтендә.
Илһам Кашапов Алексей Макаровка бүләкләр һәм аның тормыш иптәше Прасковья Ивановнага чәчәк бәйләме тапшырды, ә музыка ансамбле алар өчен берничә композиция башкарды. Ветеран белән очрашуга шулай ук Иске Шигали мәктәбенең «Форпост» отряды укучылары, активист-мәктәп укучысы Саимә Шаһиәхмәтова Алексей Макаровка җылы сүзләр җиткерделәр. Ветеран мондый игътибарга бик шат булды.
Алексей Петрович Макаров 1926 елның 19 августында Яңа Шигали авылында крестьян гаиләсендә туа. 1940 елда әнисе вафат була, дүрт бала ятим кала. 1941 елда әтисе һәм олы абыйсы фронтка китә. 1942 елда фронтка яшь егет Алексей да китә, ул вакытта аңа 16 яшь була.
1943 елда аны Кызыл Армия сафларына алалар. Башта ул запас полкта була. 1944 елда солдатны Украина фронтына җибәрәләр, әмма 1945 елга кадәр алар армия тылын саклап, гаскәрләр артында бара. Алексей Петрович 1951 елга кадәр хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, аннан өенә кайта һәм колхозда эшли башлый. Ике елдан соң ул хатыны белән очраша, өйләнә, аларның дүрт балалары туа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа