Питрәч районы июль аенда эшсезлек буенча Татарстанда беренче урынны алды
Җәмгыять

Питрәч районы июль аенда эшсезлек буенча Татарстанда беренче урынны алды

Республикада барлыгы 10,428 эшсез кеше исәпләнә.

Агымдагы елның июль аенда Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,51% тәшкил иткән.

Республикада эшсезлек буенча иң югары күрсәткечләр белән өчлеккә Питрәч (0,69%), Теләче (0,68%) һәм Әлмәт (0,65%) районнары кергән. 

Эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе - Ютазы, Лаеш һәм Минзәлә районнарында күзәтелә.