Питрәч районы суды ДПС инспекторына суккан Казан кешесенә хөкем карары чыгарды
Җәмгыять

Питрәч районы суды ДПС инспекторына суккан Казан кешесенә хөкем карары чыгарды

Аңа 1 ел шартлы срок бирделәр.

Полициянең кизү тору частенә «Царево» торак комплексында шоферның исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе турында хәбәр килә. Юл-патруль хезмәте инспекторы урынга чыгып, аңа карата административ материал төзи. 

Машина йөртүчене медицина тикшерүе узу өчен үзәк район хастаханәсенә илтәләр. Анда ул юл-патруль хезмәте инспекторына карата агрессия күрсәтә башлый,  йодрык белән күкрәгенә суга. 

Гаепләнүче судта гаебен тулысынча таный һәм үкүен белдерә. Питрәч район суды ир-атны гаепле дип тапкан һәм аңа 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән. 

Мәгълүмат Питрәч район судының рәсми сайтыннан алынды.