Питрәч районында 10-11 июль төнендә ике янгын килеп чыкты
23.02 дә Талкыш авылында, Кооператив урамы, 15 нче йортта чыккан янгын чыгуы турында хәбәр кабул ителгән.
Биредә ишегалдындагы сарай янып киткән. Бу урынга 126 номерлы янгын сүндерү часте һәм "Алтын башак" ДПО коткаручылары килгән. Янгын 23 сәгать 29 минутта локализацияләнгән, 23.50дә - сүндерелгән. Ут 80 квадрат метр мәйданлы корылманы тулысынча диярлек юкка чыгарган.
0.41дә диспетчер тагын бер ашыгыч чакыру кабул иткән - Кибәк Иле авылында, Тукай урамы, 5 нче йорт януы турында хәбәр килгән. Бу янгынны сүндерүдә 126 номерлы янгын сүндерү часте һәм шулай ук Ленино-Кокушкинодагы махсус постның янгын сүндерүчеләре катнашкан. Коткаручылар 1.30 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндереп бетергәннәр. Ут 30 квадрат метр мәйданлы агач йортны юкка чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа