Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узды

Иске Шигали авылында 40 меңгә якын нарат, чыршы һәм карагач үсентесе утырттылар.

Чарада Казаннан егермедән артык хезмәт коллективы катнашты. Аларга питрәчлеләр дә, Ленино-Кокушкино көллияте хезмәткәрләре, студентлары һәм администрация вәкилләре дә кушылды.

Без Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә укыйбыз. Бу бик яхшы акция дип саныйбыз, шуңа күрә анда катнашырга килдек.  Яңа үсемлекләр үсәчәк, - дип үз фикере белән уртаклашты Виктория Шуплецова.

Катнашучыларга  агач  утырту буенча мастер-класс күрсәттеләр, аннары көрәкләр һәм үсентеләр бирделәр. Катнашучыларның гомуми саны 500-600 кеше тәшкил итте, ә утырту мәйданы 15 гектарга җитте. Башта иреклеләрнең бер өлеше эшләде, аннан  соң калганнары эшкә алынды.
Ул арада безнең мәдәният бүлеге хезмәткәрләре мәйданда бәйрәм кәефе тудырды. Алар барлык кунакларны да Питрәч самавырыннан кайнар чәй һәм учакта пешкән коймак белән сыйладылар, шулай ук мини-концерт оештырдылар.
Территориядә балалар да аз түгел, алар әти-әниләре белән бергә килгән иде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан Венера Манихова  алты яшьлек кызы  Сабина белән килгән иде. Шулай итеп ул кечкенәдән кызында әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт һәм кайгыртучанлык тәрбияли.

Әни белән бергә эшләргә телим. Урманчылыкка агачлар үстерергә ярдәм итәсем килде. Мин монда үз теләгем белән килдем, - ди Сабина.

Агач үсентеләре бик кечкенә,  20 сантиметр тирәсе. Аларга үсеп китәргә уңай булганда, алар нык агачлар булып үсеп җитәчәк  һәм 40-50 елдан соң  монда урман барлыкка киләчәк.
Мондый акцияләргә питрәчлеләр ел саен актив кушылалар. Элегрәк бу участокта агачлар утыртылган иде инде, алга таба да бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса