Питрәч районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепләнүчене хөкем итәчәкләр
Питрәчле үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы булып санала.
Питрәч районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепләнүче Иске Шигали авылында яшәүче 30 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр.
ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 23 августта «Лада Калина» машинасы руле артында утырган исерек ир-ат «Иске Шигали - Питрәч» юлы буенча барган. Аның белән бергә машинада пассажир да була. Бер мизгелдә машина йөртүче каршы як полосага чыга һәм «ГАЗ-27527» йөк машинасы белән бәрелешә. «Лада» пассажиры шунда ук үлә.
Җинаять эше кузгатылганнан соң, шофер үз гаебен тулысынча таныды. Эш судка җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа