Питрәч районының Татар Тау Иле авылында Сабан туена сөлге җыйдылар
Авыл Сабан туенда җырчы Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаячак.
11 июньдә, кичкә сәгать биштә Питрәч районының Татар Тау Иле авылында Сабан туе узачак. Бүген татар халык күлмәкләре кигән мәдәният хезмәткәрләре белән гармунчы, балалар җигүле атка утырып Сабан туена сөлге җыйды.
Җигүле ат капка төбенә килеп туктады. Гармунчы уйнап җибәрде, мәдәният йорты хезмәткәрләре өздереп җырлый: «Ач капкаңны керәбез…»
Аннары гармунчы татар халык бию көен уйнап, бүләген бирергә чыгучыларны һәм бүләк җыючыларны биетеп алды.
Йорт хуҗасы колгага сөлгесен, чәчәкле тукымасын бәйләде, чиләккә йомырка салды. Бүләк җыючылар йорт хуҗаларын Сабан туена чакырды. Аннары җигүле ат Сабан туена санаулы көннәр калуын искәрткәндәй, кыңгырау тавышын яңгыратып, авыл урамы буйлап җилдертте.
Авыл Сабан туенда җырчы Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаячак.
ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа