Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч укучылары Беслан мәктәбендәге теракт корбаннарын искә алдылар

Моннан 16 ел элек сентябрьнең беренче көннәрендә Беслан коточкыч көннәр кичерде.

Ул вакытта аяусыз террорчылар мәктәпне яулап ала. Алар Белем көне уңаеннан тантаналы линейкага җыелган балаларны, ата-аналарны, укучыларны, барлыгы 1 128 кешене өч көн буе тоткын итеп тота. Бу канлы фаҗигадә, коткаручыларны да исәпкә алып, 333 кеше һәлак була, шуларның 186сы - балалар. 783 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Һәр елны 3 сентябрьдә бөтен ил 2004 елда булган куркыныч фаҗига корбаннарын искә ала. Питрәчлеләр дә искәрмә түгел.
Безнең район мәктәпләрендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне кысаларында сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Бердәмлек көне төрле милләт һәм дин кешеләренең бердәм булуы аркасында гына терроризмны җиңеп чыгып булуын искә төшерә.
Педагоглар һәм балалар террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Аннан соң 11 сәгатьтә “Тормыш тамчысы" акциясе узды. Акциянең исеме очраклы гына сайланмаган. Чөнки ул көннәрдә йөзләгән кеше бер тамчы суга тилмергән. Шуңа күрә Питрәч укучылары чәчәкләргә су сибеп, безнең янәшәдә булмаганнарны символик рәвештә искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса