Питрәчлегә карата"Урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган
Җәмгыять

Питрәчлегә карата"Урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган

Ир-егет сак астында.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча идарәсенә Теләче авылында яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул иртән эштән өенә кайткач, велосипед, ике кәрәзле телефон һәм 1500 сум акча югалтуын ачыклый.

Полиция хезмәткәрләре урлауның 4 ноябрьгә каршы төндә булуын ачыклаган. Билгесез затлар, веранданың тәрәзәсен ватып, зыян күрүченең өенә үтеп керә.

Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү оперативниклары шикләнелүченең шәхесен ачыклый һәм Питрәч районы Кибәч авылында яшәүче 1994 елгы кешене тоткарлый.

Тоткарланучыга карата РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Егет сак астыгда. Урланган әйбер хуҗасына кире кайтарылган..