Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләр 25 литрга якын кан тапшырдылар

Питрәч район үзәк хастаханәсе янына кан кабул итүнең күчмә пункты туктады. Ул ярты көн эшләде. 6 сәгать эчендә районның 73 кешесе кан бирергә килде.

Донорлар процедура алдыннан табиб тикшерүе уза һәм консультация ала, гемоглобин дәрәҗәсен   һәм кан төркемен билгеләү  өчен анализ бирә. Сәламәтлек торышы аркасында 20 питрәчле кан бирүгә рөхсәт ала алмады. Нәтиҗәдә, кан тапшырырга 53 кешегә рөхсәт бирелде. Алардан уртача 450 миллилитр сыеклык кабул иттеләр. Нәтиҗәдә, 25 литрга якын кан җыелган.
Күпләр донор ролен беренче тапкыр гына үтәми.

"Донор көне"ндә өченче тапкыр катнашам. Каныңны яңарту һәм башка кешеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшлим, - ди Кәүсәрия Мөхәммәтшина.

Материалларны Республика кан үзәгенә эшкәртү һәм яңадан тикшерү өчен җибәрделәр. Аннары алар суыткычта саклана. Кирәк булган саен кан район һәм шәһәр хастаханәләренә бүлеп биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса