Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр 5 мең сум акча алу өчен гаризаны март ахырына кадәр бирә алалар

2021 елның 31 мартына кадәр ЗАГС органнарында теркәлгән балалар гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирергә кирәк.

Моны Дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә эшләргә мөмкин.
- Бер тапкыр бирелә торган акча 7 яшькә кадәрге (7 яшьне дә кертеп) балаларның ата-аналарына, тәрбиягә алучыларына, опекуннарына һәм попечительләренә каралган. Ул гаиләдәге һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә тапшырды, - дип сөйләде Пенсия фондының безнең райондагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Шлыкова.
Гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туса яки ата-аналар ел дәвамында бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән очракта гариза бирергә кирәк. Моны указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән башлап туган балалар өчен дә эшләргә мөмкин.
Ата-аналарга гаризада һәр баланың туу турында таныклык мәгълүматларын, банк счеты реквизитларын (аңа акча күчереләчәк) күрсәтергә кирәк. Гариза, шулай ук, әгәр ата-аналарның балалары өчен түләүләр алган, банк счеты ябылган булса, кирәк булачак. Гариза баланың ата-анасы, рәсми вәкиле яки опекун тарафыннан рус телендә тутырыла,
Сорауларыгыз булса, 8(84367)30478, 30481 телефон номерларына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса