Питрәчлеләр Курган өлкәсенә киттеләр
Җәмгыять

Питрәчлеләр Курган өлкәсенә киттеләр

Алар татар милли бәйрәмендә катнашачак.

Питрәч районының 60 кешедән торган Делегация Курган өлкәсенә китте.

Татарстан делегациясе башлыгында - Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов.

Делегация составына район җитәкчелеге вәкилләре, артистлар, шулай ук көрәшчеләр һәм тренерлар керде.