Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр йорт хайваннарына котыру авыруыннан бушлай прививка ясата ала

Мәҗбүри вакцинация елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш.

Питрәч районы дәүләт ветеринария хезмәте этләргә һәм мәчеләргә түләүсез вакцинация үткәрү турында хәбәр итә.

1 июнь (чәршәмбе):

  • 9.30 - 10.00 - Беренче Май (кибет);
  • 10.00 - 10.30 - Богородск (авыл советы);
  • 10.45 - 11.30 - Көек ("Светлый" торак комплексы парковкасында).

3 июнь (җомга):

  • 9.30 - 10.00 - Кощак (амбулатория каршындагы парковка);
  • 10.00 - 10.45 - "Царево" торак комплексы ("Территория комфорта" офисы янында).


Питрәч районында яшәүчеләр табиблар бригадасының авыл җирлегенә чыгуын үзләре оештыра алалар. Моның өчен дәүләт ветеринария ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 10 гариза җыелгач, күчмә бригада оештырылачак.
 

Аерым түләүгә комплекслы прививкалар, кастрация, стерильләштерү һәм башка хезмәтләр күрсәтелә.
☎️ Тел.: 89178895363 - Мансур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса