Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләрнең миллион ярым сумнан күбрәк бурычлары бар

Район ведомствоара комиссиясе үз йортлары белән торучыларның өйләренә барып, рейдлар үткәрде. Максатлары - су өчен түләмәгән хуҗалар белән сөйләшү, аңлашу. Питрәч, Ленино-Кокушкино, Колай кебек эре өч торак пунктта яшәүчеләр миллион ярым сумнан артык бурычлы.

"Теплострой" оешмасы, эчке эшләр бүлеге, гадәттән тыш хәлләр хезмәте вәкилләреннән һәм авыл җирлекләре башлыкларыннан торган район комиссиясе суга түләмәгән йорт хуҗаларына кереп йөрде. Шундый ук рейдны комиссия быелның апрель аенда күпфатирлы йортларга кереп йөргән иде. Бу юлы комиссиянең игътибар үзәгенә районның өч эре торак пунктларында яшәүчеләр алынды.
- Кешеләр судан файдалана. Ә үзләре әлеге хезмәт өчен түләргә теләмиләр. Кайберәүләренең 10,15 һәм 20 меңәр сум бурычлары җыелган, - ди оешманың сату бүлеге башлыгы Ирина Михеева. - Бурычлары бик күп җыелганнарны оешмабыз судка да бирде. Алардан бурычларын мәҗбүри алу турындагы карар кабул ителде. Суд приставлары бу кешеләрнең өйләренә килә, ә алыр нәрсә юк. Юбилей урамында торучы бер кешенең суын өзәргә туры килде, - дип аңлата ул.
Менә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен рейдлар уздырыла да инде. Кешеләр комиссия әгъзаларын төрлечә каршылады. Берәүләр аңлап карады: шунда ук акчасын алып чыгып, бурычын түләде, икенчеләре якын араларда түләргә вәгъдә итте, өченчеләре түләргә акча юклыкка сылтау итте. "Өйдә бала белән утырам, эшләмим" дип әйтүчеләр дә, "мин ялгыз ана, акчам җитми" диючеләр дә булды. Мәсәлән, Колайдан кайбер кешеләр октябрьдә су сибәләрмени дип аптырады. Түләүдән баш тартты. Андыйларга комиссия әгъзалары су сибү чорының өч ай булуы, кешеләргә түләргә азрак булсын өчен биш айга сузуларын аңлатты. Ягъни, алар сүзләренә караганда, айга 280 сум түгел, 90 шар сум чыксын өчен (бу өйләрендә исәп-хисап приборы булганнарга кагылмый).
Рейд вакытында тикшереп йөрүчеләр район үзәгенең Яшел урамындагы бер йорт коймасы астыннан су акканын күрде (әлеге йорт хуҗасының бурычы бар). Ачыкланганча, краннары тотмаган, ә хуҗалар өйдә булмаган...
Өйләрендә туры китергән бурычлыларга имзаларын куйдырып, язма кисәтү кәгазе бирелде. Алар өч көн эчендә бурычларын капларга тиеш. Югыйсә, суларын өзәчәкләр.
- Ялгау кулланучы исәбенә булачак, бу кимендә 5 мең сумга төшәчәк, - дип аңлата "Теплострой" вәкиле.
Шушындый кискен чараларга кадәр җиткергәнче, хезмәтләр өчен вакытында түләү яхшырак түгелмени? Бу арзангарак та төшәр иде бит!

Ел башыннан район суд приставлары бүлегендә торак-коммуналь хезмәтләргә бурычларны каплату турындагы 34 башкару кәгазе җыелган, бурыч суммасы 598 мең сум. Бүгенге көнгә 16сы буенча бурыч каплатылган, 183 мең сум кайтарылган. 18 башкару кәгазе буенча эш алып барыла. Барлык бурычлыларга карата Россия Федерациясе чикләреннән вакытлыча чыгу тыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса