Питрәчлеләрне территорияләрен чистартуда катнашырга чакыралар
Бердәм санитар җыештыру көне – ике айлыкның һәр чәршәмбесе.
РАЙОННЫҢ БАРЛЫК АВЫЛЛАРЫНДА 2019 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр барлык торак пунктлар, урман-парк зоналары, сулыклар һәм яр буйларын җитештерү һәм көнкүреш калдыкларыннан санитар чистарту, автомобиль юлларының юл буе полосаларында урнашкан санкцияләнмәгән чүплекләрне, сәүдә нокталарын ликвидацияләү буенча ике айлык узачак. Питрәчлеләрне үзләре эшләгән оешмалар, үз йортлары һәм участоклары территорияләрен төзекләндерүдә, чистартуда катнашырга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа