Питрәчлеләрне «Урманны саклыйк» акциясендә катнашырга чакыралар
9 октябрьдә ТР муниципаль районнарында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту оештырылачак.
Барлыгы 1 млн данәдән артык утырту материалы (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) утыртылачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.
Казан янында акция дүрт мәйданчыкта: Лаеш районының Тарлаш авылы янында, Питрәч районы Иске Шигали авылында, Казан шәһәренең Колсәет бистәсе һәм Биектау районының Ивановка авылы янында узачак. Акция 10:00 сәгатьтә башлана. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.
Татарстан районнарында агач утырту вакыты һәм урыны турында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталында яки ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр — урманчылыкларда белергә мөмкин (телефоннар Министрлык сайтында күрсәтелгән).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа