Елны, гадәттәгечә, уңай нотада - иң күңелле һәм матур чараларның берсе белән төгәллибез.
Питрәч спорт комплексы залында Район башлыгы чыршысы узды. Бу чарада катнашучы һәм кунак булып килгән балаларга карап киләчәгебезнең матур булачагына ышанмау мөмкин түгел.
Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов районның иң яхшы спортчылары, активистлары, республика олимпиадаларында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, ярышларда һәм конкурсларда җиңүләр яулаган, күп бүләкләргә, грамоталарга лаек булган барлыгы 700гә якын баланы чыршы бәйрәменә җыйды. Бу кичнең төп геройлары, әлбәттә, нәкъ менә алар – ачык күңелле, гаҗәеп энергияле, акыллы һәм сәләтле балалар. Алар әти-әниләрнең һәм укытучыларының гына түгел, ә бөтен районның горурлыгы.