Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчнең яшь рәссамнары мультфильм иҗат итә

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында “Татармультфильм” рәссамнар-аниматорлар берләшмәсе республиканың район һәм шәһәрләре буенча үзенчәлекле мәгариф туры үткәрә. Монда алар мультфильм иҗат итү буенча мастер-класслар һәм дәресләр үткәрә. Анимацион мультфильм иҗат итүдә Питрәчнең яшь рәссамнары да катнаша алды.

Питрәч сәнгать мәктәбенең уку кабинеты берничә сәгатькә сәнгать студиясенә әйләнде. Укучылар алдында – кәгазьләр, кисточка, буяу, карандашлар. Бу мультипликаторлар шушы предметлар ярдәмендә чын могҗиза тудыра. Башлангыч “тылсымчылар” ролендә – районның яшь рәссамнары.
Дәрес өч өлештән торды. Башта студия белгечләре сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә Татарстан тарихы турында сөйләде. Икенче өлештә балалар мультфильм иҗат итү буенча мастер-класста катнашты. Бу елның темасы – республиканың сәнәгать һәм тарихи-мәдәни үсеше. Яшь рәссамнар практик өлештә үз рәсемнәрендә тәкъдим ителгән теманы чагылдырырга тырышты.
Питрәч рәссамнары бу эшкә җаваплы карады. Дәрестә барлыгы 30дан артык бала катнашты. Тулаем, проектта Татарстаннан 26 меңнән артык мәктәп укучысы катнаша. Балалар рәсемнәре нигезендә мультфильм эшләнәчәк.
- Без өченче ел республика районнары буенча йөрибез. Безнең дүрт күчмә төркем бар. Безгә ике атна эчендә 43 муниципаль берәмлекне, шулай ук Казан шәһәре районнарын йөреп чыгарга кирәк булачак, - дип сөйләде студия аниматоры Сабина Сөләйманова.
Туган як тарихы турында мультфильм иҗат итү идеясы өч ел элек туды. Шуннан бирле районның истәлекле урыннары һәм традицияләре, геральдика турында сөйләүче ике лента барлыкка килде. Әлеге очрашу барышында Питрәч мәктәп укучылары Питрәч районы турында мультфильм белән дә таныша алды. Моннан тыш, мультфильм нигезе итеп алынган рәсемнәрне ясаган балаларның исемнәре титрларда күрсәтеләчәк.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган мультфильм татар һәм рус телләрендә чыгачак. Аны төрле телеканалларда күрсәтәчәкләр һәм интернет ресурсларда урнаштырачаклар. Иҗат итү барышын РФ Мәдәни көндәлек порталында күзәтеп барырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса