Питрәчтә террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркем утырышы узды
Бәйрәм чаралары вакытында җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен полиция бүлегендә оператив штаб һәм эшче төркем төзелде.
Алда районда «Питрәч таңнары» фестивале, Республика һәм Белем көннәрен үткәрү планлаштырыла. Бу хакта районның террорчылыкка каршы комиссиясе һәм оператив төркем утырышында сөйләделәр. Район башлыгы Илһам Кашапов билгеләп үткәнчә, халык катнашында төрле чаралар оештырганда, барыннан да элек, кешеләр иминлеге мәсьәләләре турында уйларга кирәк.
26 август көнне балалар шәһәрчегендә бәйрәм чаралары вакытында 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Гаврилов урамы буенча юл участогы ябылачак. Моннан тыш, периметрны әйләндереп алачаклар һәм тикшерү чаралары оештырачаклар.
Белем көне алдыннан барлык белем бирү учреждениеләренә эчке эшләр бүлегенең җаваплы хезмәткәрләре беркетелгән. 1 сентябрьдә мәктәпләрдә кизү тору оештырылачак, ә алга таба – белем бирү йортлары территорияләрендә һәм бина эчендә җәмәгать тәртибе һәм куркынычсызлык торышын көн саен тикшерәчәкләр.
Шулай ук сентябрьдә “Экс- тремизмга – юк!” айлыгы кысаларында үтәчәк чаралар турында да сөйләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа