Питрәчтә яшьләр иҗатын барлыйлар
Питрәч район үзәк китапханәсендә зур бәйрәм чарасы - “Кулларыңа каләм алсаң” клубы түгәрәгенә йөреп иҗат итүче һәм каләм тибрәтүчеләрнең шигырьләре тупланган “Яшьләр авазы” – “Живое слово молодых ” җыентыгының икенче санын тәкъдир итү кичәсе булып үтте.
хисен шигъри юлларына салган шагыйрәләребез –Людмила Козлова, Ангелина Блинова, Ангелина Козлова, Эльвира Галәветдинова, Гөлназ Хәсәнова, Лиана Дормидонтова, Лариса Долгова, Питрәч беренче һәм икенче мәктәпләре укучылары, укытучылары катнашты.
Укучылар кичә барышында шагыйрәләребезнең шигырьләрен укып уздылар, кичәдә яшь шагыйрәбез Людмила Козлова үзенең моңлы, матур тавышы белән җыр бүләк итте. Шагыйрәләребез үзләренең иҗади юлларын, беренче иҗат җимешләре ничек дөньяга килүен сөйләп үттеләр. Укучылар шагыйрәләребезгә үзләренең сорауларын да әзерләп килгәннәр иде.
Бу очрашу шагыйрь өчен дә, укучы өчен дә үзенә күрә зур бәйрәм диясе килә. Китап - бакча, ә андагы язучылар – шул бакчаның гөлләре.
Шагыйрәләребезнең иҗатында туган җиргә мәхәббәт, дөнья иминлеге, телебезгә, хезмәткә, өлкәннәргә, гомумән кешеләргә ихтирам һәм тирән моң сеңгән. Шагыйрь үз шигырен язганда тойган ләззәтен укучыларга яки тыңлаучыларга җиткерә алса гына бәхетле.
Язучының каләме кәгазь өстеннән йөгерә. Чөнки аның кешеләргә ул гына әйтә алган кадерле сүзләре бар. Коры фикерләр белән генә түгел, шулар янына хис, тойгы да өстәп эшли ул моны. Менә ни өчен аның сүзе бик күпкә үтемлерәк була. Язучы каләме бары тик игелекле фикерләр, тойгылар гына белдерсә, бүгенгебез, киләчәгебез имин, матур булыр.
Җирле шагыйрәләребез белән очрашу сизелми дә үтеп китте, ул якты хис-кичерешләргә бай булды.
Кичә ахырында шагыйрәләребезгә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Земфира Әхмәтшина иҗади уңышлар теләп, рәхмәт йөзеннән истәлек итеп “Яшьләр авазы” җыентыгын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа