Инцидент видеога эләккән

Полиция хезмәткәрләре Питрәч районы Көек авылында хатын-кызга һөҗүм иткән ир-атны тоткарлаганнар. Инцидент видеога эләккән – җинаятьче үтеп баручыга йодрыклары белән ташланган, аны кискен этеп җибәргән, хатын-кыз асфальтка егылган.
Ачыкланганча, гаепләнүче 37 яшьлек җирле кеше булып чыга. Аны полиция бүлегенә китерәләр һәм хулиганлык турындагы маддә буенча административ беркетмә төзиләр. Хәзер чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.