Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиция тәҗрибә уртаклаша

Халыкара полиция ассоциациясе 1950 елның 1 гыйнварында оешкан. Ул үз сафларында планетаның 65 иленнән дүрт меңнән артык әгъзасын берләштерә.

Ассоциация Британия полициясе сержанты Артур Троуп инициативасы белән төзелә. Ул икенче бөтендөнья сугышыннан соң Дания, Норвегия, Швеция, Финляндиядән үз хезмәттәшләре белән хат языша башлый. Бу һөнәри тәҗрибә уртаклашу максатыннан эшләнә.
Әлеге оешманың төп бурычлары булып халык арасында хокук саклау органнары абруен күтәрү, закон һәм хокук тәртибен хөрмәт итүгә теләктәшлек, барлык континентларда хокук саклау органнары хезмәткәрләренең дустанә элемтәләре аша халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итү. Бу һөнәри проблемаларны үзара аңлауны яхшырту, шәхси элемтәләрне үстерү өчен эшләнә.
2007 елда әлеге оешма сафларына Эчке эшләр министрлыгы Питрәч район бүлегеннән 9 хезмәткәр керде. Агымдагы елның октябрендә бүлек җитәкчелеге үтенече буенча оператив-хезмәт эшчәнлегендә намуслы хезмәте һәм яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен вакытлыча тоту изоляторы полиция-кинологы, полиция прапорщигы Андрей Лукоянов Татарстан полиция хезмәткәрләре делегациясе составына кертелде. Ул 2007 елдан Халыкара полиция ассоциациясе әгъзасы булып тора. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан ул Израилдә командировкага барып кайта.
Андрей әйләнеп кайтканнан соң әлеге илгә баруы, полиция хезмәткәрләре хезмәте, аларның уңышлары турында сөйләде. Татарстан полициясе хезмәткәрләре яһүд халкы фаҗига музеена, Израилдә ВВС музеена барган, Иордан елгасында Христосны чукындыру урыны, Сирия һәм Иордания чикләрендә Голландия биеклекләренә барган, диңгездә су коенган.
Ул хезмәте буенча Тель-Авив шәһәрендә гражданнарны вакытлыча тоту изоляторындагы яшәү шартлары һәм Мабат-2000 Иерусалим полициясе бүлегенә визиты турында сөйләде. Шунысы кызык, мәктәпне тәмамлаганнан соң барлык яшь кешеләр, яшүсмер егет һәм кызлар Израил Кораллы Көчләрендә мәҗбүри хезмәт үтә икән. Армиядә хезмәт полиция хезмәткәре карьерасын дәвам иткәндә, шулай ук гражданлык уку йортларына укырга кергәндә мөһим урын алып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X