Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Путин Федераль Җыенга 29 февральдә мөрәҗәгать итәчәк

Кремль сайтында шундый мәгълүмат урнаштырылган.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга 29 февральдә мөрәҗәгать итәчәк. Кремль сайтында шундый мәгълүмат урнаштырылган.

«Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Җыенына 2024 елның 29 февралендә еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк», – диелә кыскача белдерүдә.

Россия лидеры юлламаны соңгы тапкыр 2023 елның 21 февралендә игълан иткән иде. 2022 елда Владимир Путин закон чыгаручылар каршында чыгыш ясамады, бу «вакыйгаларның зур динамикасы» белән бәйле дип аңлатты.

Элегрәк, 6 февральдә, Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Владимир Путин Федераль Җыенга февраль ахыры – март башында юллама белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин дип искәрткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса