Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Райондашларыбызның патриотик рухтагы иҗатларын тәкъдим итәбез

Укучыларыбыздан шигъри бүләк

Гүзәл Сафина

Җиңү көне белән

Туган җирдә янә алмагачлар
Ак күбектәй чәчәк аткан май.
Азат итеп илне дошманнардан
Бөек Җиңү таңы аткан ай.

Болыннарны, басу-кырларымны
Яшел хәтфә белән япкан май.
Исән калган әти-бабайларны
Туган илгә алып кайткан ай.

Мәңге онытылмаслык яралар да
Онытылган кебек булалар.
Тыныч, имин көннәр барыгызга,
Җиңү көне белән, туганнар!

Хөршидә Канипова

Яшәрсең син безнең арада
Подполковник Хаметов Динар истәлегенә

Лаек син, Динар, бөек Данга –
Баш иябез синең алда!
Илебезнең азатлыгын яклап
Һәлак булдың тиңсез яуда.

Үлемсез син, мәңге үлемсез,
Күпме төнең үткән йокысыз.
Геройлыгың мәңге онытылмас:
Батыр йөрәкле, син, куркусыз!

Туган илең, халкың йөрәгендә,
Мәңге күңелләрдә яшәрсең.
Буыннарга тиңсез үрнәк булып,
Батырлыкка өндәп дәшәрсең.

Авылыбызның сүнмәс даны син,
Авылыбызның кыю бөркете.
Мәңге мактауларга лаек батыр,
Туган илнең асыл егете.

Син – каһарман, безнең янда,
Баш иябез синең алда.
Киләчәк буыннарга үрнәк булып,
Яшәрсең син безнең арада.
02.11.2022

Тыныч тормыш кайтсын әйләнеп

Ир-егетләр китте сугышка
Күңелләрне салып сагышка.
Көн-төн көтә күңел хәбәрләр,
Йөрәкләрне телә сагыш та.

– Әтием! – дип елый сабыйлар,
Бу йөрәкләр ничек түзәрләр?
Эчтән генә елый аналар,
Аналар да инде үзгәләр.

Кояш көлсен һәрчак күкләрдә,
Тыныч булсын һәрчак илләрдә.
Исән кайтсын батыр егетләр,
Яхшы хәбәр килсен җилләрдә.

Бетсен сугыш, бетсен кан коеш,
Эшләребез китсен җайланып,
Могҗизалар бүләге булып,
Тыныч тормыш кайтсын әйләнеп.

Дошманнарның туздырыйк оясын,
Аяз күктә очсын күгәрчен.
Җиңү таңы атып офыкта,
Күңелләрне безнең күтәрсен!

Мария Максимова
 

Җилфердәсен җиңү байрагы

Хәрби кешенең гаиләсе
Ут йотып яши –  беләм.
Борчу хисе күңелемдә
Үзем шуны кичерәм.

Тагын өч елга, балам, син
Килешү төзегәнсең.
Санап бетергесез, улым,
Авырлыклар күргәнсең.

Кече яшьтән хыялланып,
Хәрби булам, дип йөрдең.
Яшь булуга карамастан,
Без күрмәгәнне күрдең.

Агым су юлын тапкан күк,
Син үз юлыңны таптың.
Хәрби операциядән
Сагындырып син кайттың.

Яктан-якка мендәр атып
Чыккан төннәрем була.
Сине сагынудан, улым,
Күңелем бик еш тула.

Званиеңны күтәрделәр – 
Кече сержант син хәзер,
Илне дошманнан сакларга
Сакта торасың – әзер.

Җиргә төшкән туплар шартлый
Гөрселдәп тавыш биреп.
Дроннар очып йөрсәләр,
Юкка чыгар син күреп.

Әсирлектән һәм үлемнән,
Ходай, сакла улымны.
Фәрештәләр канат җәеп
Яктыртсыннар юлыңны.

Ил саклаучы хәрбиләргә,
Ходаем, бир сабырлык.
Халыкның сез ышанычы,
Җиңәчәк тиздән хаклык.

Гомерегез өзелмәсен,
Исән-сау сез калыгыз.
Амин дигән сәгатьләрдә
Җиңү яулап алыгыз.

Хәрби кешенең гомере
Тора ул кыл өстендә.
Җиңү байрагы җилфердәр
Быелгы ел көзендә.

Мәдинә Мортазина

***
41нең җәендә
Дошман сугыш башлаган.
Мылтык тотып ир-егетләр
Бар да яуга ташланган.

Безнең авыл-шәһәрләрдән
Кара көйгән җир кала.
Бик күп батыр сугышчылар
Чит җирдә башын сала.

Дошманнарны тар-мар итеп
Җиңү килә көттереп.
Толлар, ятимнәр яши
Гомер буена көтеп.

Илебез тынычлыгын
Бәйрәм итәбез ел да.
Сугыш күргән балаларның
Күз яшьләре коела.

Җиңү җиңел бирелмәгән,
Онытмыйк үткәннәрне.
Һәрвакыт искә алыйк
Дөньядан киткәннәрне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса