Районның үзәк китапханәсе китап чыгарды
48 Питрәч шагыйре – бер китапта
Районның үзәк китапханәсе "Үз җиремдә туган аһәң..." дип исемләнгән китап чыгарды.
Китапта 48 җирле авторның рус һәм татар телендәге шигырьләре тупланган. 9 декабрьдә китапны тәкъдир итү вакытында авторлар беренче тапкыр үзләренең иҗат җимешләрен кулга алдылар.
Проектның инициаторлары һәм китапны төзүчеләр булып Питрәч китапханәсе хезмәткәрләре чыгыш ясады. Ә район җитәкчелегенең финанс ярдәме белән китап дөнья күрде.
- 2008 елдан безнең китапханәдә “Кулларыма каләм алсам” дигән әдәби клуб эшли. Без вакыт-вакыт очрашабыз, шигъри кичәләр үткәрәбез. Безнең хезмәткәрләр авыллардан үзешчән шагыйрьләрне эзлиләр. Алар иҗатта үз юлларын тапсын өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. “Яшьләр сүзе” дигән ике альманах чыгардык – биредә яшь шагыйрьләрнең шигырьләре тупланды. Яңа китап та укучыларыбызда кызыксыну табар дип өметләнәм, - дип уртаклашты Питрәч китапханә системасы директоры Земфира Әхмәтшина.
Китапның тиражы - 100 данә. Аларның бер өлешен авторларга өләштеләр, калганнарын район китапханәләренә таратачаклар. Шуңа күрә яңа китапны теләгән һәркем укый ала.
Фотода җыентык битләрендә басылган шигырьләр авторлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа