Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәис Сөлейманов питрәчлеләрне Җиңү көне белән котлады

Хөрмәтле питрәчлеләр! Илебезнең төп бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

9 Май – безнең һәрберебез өчен изге көн. Бу немец-фашист илбасарлары белән көрәштә Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган ата-бабаларыбызның һәм карт бабаларыбызның бөек батырлыгын искә алу көне.

Ел саен Бөек Җиңүне билгеләп үтеп, без аның нәрсә бәрабәренә ирешелүен искә төшерәбез. Сугыш миллионлаган кешенең гомерен өзгән, һәр гаиләгә кайгы китергән, сугыш кырларыннан кире кайту насыйп булмаган, халкыбызның азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән кешеләрнең исемнәре мәңге онытылмас.

Бу көнне без фронтта батырларча көрәшеп һәм тылда фидакарьләрчә хезмәт итеп фашизмның тар-мар ителүен якынайткан ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт һәм чиксез рәхмәт белдерәбез. Сезнең батырлыгыгыз бәяләп бетергесез. Җиңү, безнең бүгенге һәм киләчәгебез, балаларыбыз һәм оныкларыбызның бәхете өчен рәхмәт сезгә!

Кадерле питрәчлеләр! Сезгә чын күңелдән тынычлык һәм иминлек, нык сәламәтлек һәм озын гомер телим. Җиңүче халыкка дан! Бөек Җиңү көне белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса