Район газетасы редакциясендә Люция Әблиеваның яңа китабын сатып алырга мөмкин
Бу Башкортстанда туган язучының чәчмә әсәрләре тупланган беренче җыентыгы.
Бүгенге көннән Питрәчтә башкорт язучысы Люция Әблиеваның "Соңлап тотылган җавап" китабы сатыла.
Анда авторның җинаять һәм җәза, нахак сүз һәм рәнҗеш темаларына багышланган хикәяләре кергән.
Бу язучының чәчмә әсәрләре кергән беренче китабы. Күп еллар иҗат иткән язучының моңа кадәр шигырь китаплары гына чыккан булган.
Китап кесә форматында. Бәясе - 100 сум.
Китапны Питрәч авылы, Советская урамы, 34 нче йорт адресы буенча "Алга" газетасы редакциясендә сатып алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа