Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район газетасына язылу кампаниясе барган чорда без Инстаграммда #ЧитаюВперед! фотоконкурсын башлап җибәрәбез

Фотога төшер һәм бүләк сертификаты от!

Җиңүче стоматология клиникасыннан тешләрне түләүсез чистартуга бүләк* сертификаты алачак.
5 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәр сезнең һәрберегез безнең фотоконкурста** бәхетен сыный ала. Шартлар бик гади.

Катнашу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

  • Беренче адым. Инстаграммда безнең  @novosti_pestrecy профиленә язылыгыз.
  • Икенче адым. «Вперед» яки «Алга» газеталары белән креатив фото ясагыз (Рәсемдә кеше сурәтләнергә тиеш. Газета гына төшерелгән яки  кеше йөзе  капланган кадрлар кабул ителми).
  • Өченче адым. Фотосурәтне #ЧитаюВперед хештегы белән үзегезнең шәхси аккаунтыгызга  урнаштырыгыз.

Без җиңүчене ничек сайлыйбыз?

Һәр конкурсантка  номер билгеләнәчәк, ул  директка җибәреләчәк. Җиңүче безнең @novosti_ pestrecy  рәсми аккаунтында туры эфирда билгеләнәчәк. 25 декабрьдә очраклы саннар генераторы ярдәмендә җиңүчене ачыклаячакбыз.

*Тулырак мәгълүматны 8(843)673-04-82 телефоны аша белергә була. Факс: 3-04-86. Бүләкләр саны чикләнгән.

** Акцияне үткәрү вакыты: 2020 елның 5 ноябреннән 25 декабренә кадәр.

Акцияне оештыручы: «Татмедиа» АҖ  «Питрәч-информ» филиалы.

 

16+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Әбүнә-2022