Район хакимиятендә профсоюз әгъзаларын бүләкләделәр
Питрәчтә район профсоюз активы конференциясе узды. Район башлыгы Илһам Кашапов узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясады, ә киләсе елга планнар турында республика комитеты профсоюз вәкиленең ышанычлысы Валентина Урысова сөйләде. Шулай ук чара барышында тантаналы бүләкләү булды.
Профсоюз белән социаль партнерлыкны үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповны Республика профсоюз комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.
2015-2019 елларда устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруга һәм профсоюз әгъзаларының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча гамәлләр программасын үтәүгә керткән шәхси өлеше өчен республика профсоюз комитетының Мактау грамотасы белән Республика комитетының профсоюз вәкиленең ышанычлысы, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова һәм башкарма комитетның архив бүлеге башлыгы, советның берләштерелгән профсоюз оешмасы, башкарма комитет һәм контроль-хисап палатасы рәисе Әлфия Вәлиуллина бүләкләнде.
2015-2020 елларда устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруга һәм профсоюз әгъзаларының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча гамәлләр программасын үтәүгә керткән шәхси өлеше өчен финанс-бюджет палатасы рәисе Геннадий Товкалевны, җирле үзидарә органнарының үзәкләштерелгән бухгалтерия башлыгы Филүс Хөсәеновны, «Капиталь төзелеш үзәге» башлыгы Марсель Вафинны, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Эльвира Хәйруллинаны, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Руслан Ларионовны, Питрәч районы авыл җирлекләренең берләштерелгән профсоюз оешмасы рәисе, Шигали авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары Любовь Тимофееваны, ревизия комиссиясе әгъзасы, башкарма комитет эшләре идарәчесе Гөлчәчәк Газизуллинаны, «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты экономисты Людмила Мәхмудованы, «Комплекслы спорт мәктәбе» хуҗалык мөдире Галина Зимурованы һәм Яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Гыйззәтуллинаны республика профсоюз комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа