Кощак авылында яңа табиблык амбулаториясе ачылды.
Медицина объектын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Камил Садриев, район башлыгы урынбасары Венера Игнатьева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы хезмәтне саклау, метеорология һәм техник контроль идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков катнашты. Яңа амбулатория Кощак, Богородск, Көек кебек зур авылларны колачлый һәм тугыз меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
- Мин Кощак табиблык амбулаториясендә 30 елдан артык теш табибы булып эшләдем. Бу вакыт эчендә безнең беркайчан да үз бинабыз булмады, һәрвакыт нинди дә булса җайлаштырылган бинада эшләдек. Хәзер минем хезмәттәшләремә эшләр өчен шундый яхшы шартлар тудырылуына бик шатмын. Барлык авылдашларымны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйм, - диде Кощак авылында яшәүче, сәламәтлек саклау ветераны Наталья Тишко.
Депутат Камил Садриев авыл халкын озак көткән амбулатория ачылышы белән котлап, авыл җирлекләрендә яңа табиблык амбулаторияләре төзелеше һәм халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү программасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт бирелүен искә төшерде. Камил Гайнетдинович табибларга яңа медицина учреждениесендә уңышлы эшләүләрен теләде.
- Безнең районда 2012 елдан бирле 12 модульле ФАП һәм ике табиблык амбулаториясе барлыкка килде. Программаның эше дәвам итә, быел Татар Казысы авыл җирлегендә тагын бер модульле ФАП һәм Пановка авылында табиблык амбулаториясе төзү планлаштырыла. Өстәвенә, Ленино-Кокушкино табиблык амбулаториясендә ремонт көтелә, - дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Венера Игнатьева һәм халыкка сәламәтлекләрен ныгыту өчен генә амбулаториягә йөрергә насыйб булуын теләде.
Яңа амбулаториядә пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен барысы да каралган: кабул итү бүлмәсе, чират көтү урыны, көндезге стационар, процедуралар бүлмәсе, прививка ясау бүлмәләре, санузел һәм лаборатория.
Биредә беренче пациентларны кабул итә башладылар инде.