Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

14,7 литр күләмендә алкоголь законсыз әйләнештән алынды

Эшче төркем утырышы барышында 7 айлык эш нәтиҗәләре турында фикер алышынды. Шул вакыт эчендә алкоголь продукциясен ваклап сату күләме, узган ел белән чагыштырганда, 21 процентка, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату 17 процентка арткан. Эшмәкәрләр белән даими рәвештә профилактик эш алып барылса да, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә һаман да хокук бозулар күзәтелә. Документларсыз гына алкогольле продукция сату белән шөгыльләнүче, ЕГАИСта тиешенчә исәп алып бармаган, яраклылык вакыты чыккан һәм декларацияләү тәртибен бозган 16 хуҗалык итүче субъект ачыкланган. Тулаем алганда, 14,7 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Чагыштыру өчен: 2019 елда узган елның шул ук чорында 44,6 литр күләмендә табыш алынган. Утырышта катнашучыларга ТРда Алкоголь базарын легальләштерүгә юнәлдерелгән сыра продукциясе белән кегларны маркировкалау буенча пилот проекты старт алуы турында хәбәр иттеләр. Утырыштан соң алкогольле һәм сыра продукциясенең ассортиментын өйрәнү һәм бәяләр мониторингы өчен сәүдә нокталарын карап чыктылар. Шулай ук күптән түгел генә ачылган Тогашево авылындагы модульле кибеттә булдылар, анда тиздән алкоголь продукциясе сатуга лицензия алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса