Районда яңа тротуарлар салыначак
Бу җәйдә алар кайда барлыкка киләчәк? Безнең материалда укыгыз
Питрәчтә Осипов, Дружба, Казанская урамнарында тротуарлар салу эшләре бара. Олан Иле авылында үзәк урамнан балалар мәйданчыгына кадәр, Ленино-Кокушкинода Камалиев урамында, Шихазда тавында җәяүлеләр өчен юл полотносын сузу планлаштырыла.
Территорияләр халык мөрәҗәгате белән сайланган, әмма Казанская урамының 10 нчы йортында яшәүчеләр төзекләндерү проектыннан канәгать түгел. Эш шунда, элек биредә һәр подъездга керү юллары бар иде, хәзер бер керү һәм бер чыгу урыны гына булачак, калганнарын ябачаклар. Мондый карарның сәбәбен районда төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Михаил Беляков аңлатты:
- Бу җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы максатларында эшләнә, алар тротуар буенча тоткарлыксыз йөри алсын өчен, - дип билгеләп үтте ул. – Шулай итеп, без яшел зонаны бетерәбез, шуның хисабына парковканы киңәйтәбез, - дип аңлатты ул һәм әлеге ишегалды 2024 елга «Безнең ишегалды» республика программасына кертелгән, дип тә өстәде.
Әлеге тротуар йортның ике ягыннан 170 һәм 80 метрга сузыла. Әлегә эшчеләр бордюрлар куялар, алга таба комлы вак таш җәеләчәк. Финал өлеше асфальт җәю булачак. Прораб исәпләвенчә, эшләр бер-ике атна эчендә тәмамланачак.
Шихазда тавында зур эш башкару планлаштырыла. Бу урында берничә тапкыр җитди юл һәлакәтләре булганы бар, шуңа күрә ул куркыныч участок булып санала. Хәзер анда тротуар салу белән шөгыльләнәләр, өлешчә асфальт салынган, әмма әлегә нигездә вак таш ята. Тротуарлар арасындагы юлга да асфальт җәяләр. Юлда җәяүлеләр кичү юлын булдыру каралган. Ремонтның дәвамы күперне реконструкцияләү булачак, әмма тормышка ашыру вакыты әлегә билгеле түгел, хәзерге вакытта проектлау эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа