Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада балалар арасында намаз уку бәйгеләре уза

Намаз уку бәйгеләре үсеп килүче яшь буында динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелә.

Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар арасында намаз уку бәйгеләре башланып китте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Намаз уку бәйгеләре үсеп килүче яшь буында динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелә. Әлеге ярышны уздыруның бурычлары булып – балаларга әхлакый тәрбия бирү һәм намаз укуны гадәткә кертү, татар халкы өчен традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау һ.б. тора. Бәйге, балаларның яшенә карап, өч төркемдә (номинациядә) уздырыла:

Беренче төркем – мәктәпкәчә яшьтәге һәм I-II сыйныф балалары. Алар ике рәкагатьле намазны башыннан алып ахырына кадәр кычкырып укып күрсәтергә һәм ислам дине нигезләре буенча гади сорауларга җавап бирергә тиеш.

Икенче төркемдә – III-IV сыйныф балалары көч сынаша. Алар билет буенча биш вакыт намазның берсен кычкырып укып күрсәтергә һәм “Конут” догасын, “Аятел-көрси”не яттан сөйләргә һәм иман шартын белергә, кыска сорауларга җавап бирергә тиеш.

Өченче төркемдә катнашучыларга – V-VI сыйныф укучыларына таләпләр тагын да зуррак: биш вакыт намазлар арасыннан берсен кычкырып укып күрсәтү белән берәттән, аларга “Конут” догасын, “Аятел-көрси”не, азанны, азан догасын һәм “Тәкаббәл” догасын, шулай ук 44 фарызны, иман шартын һәм “Әл-Фәтиха” сүрәсенең тәфсирен белү дә шарт итеп куела, моннан тыш, алар ислам дине буенча кыска сорауларга да җавап бирәчәк.

Мөхтәсибәтләрдә уздырыла торган намаз уку бәйгеләрендә малайлар һәм кызлар катнаша ала. Мөгаллимнәрдән, имамнардан торган мәртәбәле жюри бәйгедә җиңүчеләрне ачыклаячак. Катнашучыларга бирелгән бәя баллары тигез булган очракта “Ничә вакыт намаз укуы”, “Киеме” игътибарга алыначак.

 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса