Росреестр еллык нәтиҗәләр ясады
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды. Чара кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров ведомство төзелүгә 10 ел тулу уңаеннан ирешелгәннәр турында сөйләде, шулай ук агымдагы елга нәтиҗәләр ясады.
Азат Җаббаров үз докладында билгеләп үткәнчә, электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре күләмен арттыру буенча эш идарәнең төп бурычларыннан берсе булып кала. Узган ел белән чагыштырганда электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр күләме ике тапкырга арткан. 2019 елда электрон рәвештә 200 мең гариза килгән.
Азат Җаббаров сүзләренә караганда, шулай ук дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашырганда да җитди алгарышка ирешелгән. Соңгы ике ел дәвамында идарә дәүләт җир күзәтчелеге буенча Росреестр органнары рейтингында 1 нче урынны алып тора. Моңа, беренче чиратта, югары төгәллекле иярченле геодезия җиһазларын куллану да ярдәм итә, бу исә җир законнары өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар санын арттыруга гына түгел, ә кагыйдә бозуларны кисәтү һәм булдырмауга да йогынты ясый.
- Бүгенге көндә идарә пилотсыз эшне актив куллана, бу хәтта җир участокларына керү чикләнгән яки бөтенләй булмаган очракларда да тикшерү үткәрергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Азат Җаббаров.
Татарстан Росреестры җитәкчесе аерым игътибар бирелә торган кадастр инженерлары эшчәнлегенә тукталды, чөнки аларның эш нәтиҗәләре идарә тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатына йогынты ясый. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук шикле җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә юнәлтелгән намуссыз кадастр инженерларының җаваплылыгына да игътибар юнәлтте.
Рөстәм Миңнеханов җавап сүзе белән чыгыш ясап, идарә коллективына унъеллыкта ирешкән югары нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдерде, Татарстан Росреестрын иң яхшы бүлекчәләрнең берсе дип атады, һәм киләсе ун елда да шулай ук зур уңышлар теләде.
Әлеге чара турында тулырак rosreestr.tatarstan.ru. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында.
10 ел эчендә Татарстан Росреестры тарафыннан 9,5 миллионга якын хисап-теркәү эшләре үткәрелгән.
2019 елда 10 меңнән артык тикшерү чарасы үткәрелгән. Хокук бозуларның ачыклану күрсәткече 98 процент. Шул ук вакытта җир законнарын бозуның бетерелү күрсәткече 97 проценттан артык тәшкил иткән. 14 миллион сумга якын штраф санкцияләре салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа