Россиядә ярты елда беренче тапкыр тавык йомыркалары арзанайды
Җәмгыять

Россиядә ярты елда беренче тапкыр тавык йомыркалары арзанайды

Росстат мәгълүматлары буенча

Россиядә 2023 елның июнь ахырыннан бирле беренче тапкыр тавык йомыркасына бәя төште. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

10-15 гыйнвар аралыгында бәя 0,2 процентка кимегән (алдагы атна белән чагыштырганда). Росстат мәгълүматларына караганда, соңгы тапкыр тавык йомыркасы 20-26 июньдә арзанрак булган (-0,36 процент).

Бу ел башыннан йомырка 0,58 процентка кыйммәтләнде, ә 2023 елда бәя 61,35 процентка үсте, шул исәптән декабрь аенда 18,17 процентка.

Моннан тыш, узган атнада тавык ите (-0,9 процент), сосискалар, сарделькалар, макарон эшләнмәләре (-0,2 процент), шикәр һәм кара чәй (-0,1 процент) арзанайган.