Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә социаль салым чигерүләрен алу процедурасы гадиләштерелде

Моннан тыш, салым түләүче оешма һәм шәхси эшкуарга хезмәтләргә түләү турындагы белешмәләрне салым органына электрон рәвештә тапшыру вәкаләтен бирә ала.

Россиядә яңа елдан социаль салым чигерүләрен алу процедурасы гадиләштерелде. Әйтик, 2024 елның 1 гыйнварыннан дәвалану, белем алу, иминиятләштерү һәм фитнеска чыгымнарны раслый торган хезмәтләргә түләү турында бердәм нормага китерелгән белешмәләр кертелде.

«Чыгымнарның һәр төренә үз белешмәсе каралган, чыгымнарны раслау өчен башка документлар тәкъдим итәргә кирәкми», - дип искәрттеләр Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсендә.

Белешмәләр физик затның ирекле рәвештә тапшырыла торган гаризасы нигезендә бирелә.

Моннан тыш, салым түләүче оешма һәм шәхси эшкуарга хезмәтләргә түләү турындагы белешмәләрне салым органына электрон рәвештә тапшыру вәкаләтен бирә ала. Бу шулай ук салым түләүче гаризасы буенча башкарыла. Салым органы, 2024 елда килгән әлеге белешмәләр нигезендә, социаль салым чигерүләре алу өчен алдан тутырылган гариза формалаштырып, 2025 елда аны «Салым түләүченең шәхси кабинетында» урнаштырачак.

Шул рәвешле, 2025 елдан 2024 ел чыгымнары буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тәкъдим итмичә генә гадиләштерелгән тәртиптә социаль салым чигерүләре алып булачак, дип искәрттеләр салым хезмәтендә.

2013 елдагы чыгымнар буенча салым чигерүен алуга килгәндә, 2024 елда салым инспекциясенә документларның тулы комплекты белән 3-НДФЛ декларациясен җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса