Роструд Яңа ел ялларыннан соң киләчәк озын яллар турында искәртте
Исемлекне ведомство үзенең Телеграм каналында чыгарды
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте (Роструд) 2023 елдагы бәйрәмнәр турында белешмәлек әзерләде. Исемлекне ведомство үзенең Телеграм каналында чыгарды.
Ул график нигезендә, 1-8 гыйнвардагы Яңа ел каникулларыннан соң россиялеләрне озын яллар февральдә, илебездә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелгән көннәрдә көтә. 2023 елда 23-26 февраль көннәрендә берьюлы дүрт көн ял итәбез.
Март аенда Халыкара хатын-кызлар көнендә нибары бер көн – 8 Мартта ял була. Май бәйрәмнәре 29 апрельдән 1 майга кадәр һәм 6 майдан 9 майга кадәр дәвам итәчәк.
Июньдә, Россия көне уңаеннан, ил халкы 10-12 июньдә ял итәчәк. Ноябрь аенда бәйрәм ителә торган Халыклар бердәмлеге көненә 4-6 ноябрьләрдә ял бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа