Ростуризм мобилизация чорында кемнәргә сәяхәт итәргә яравын аңлатты
Бу хакта үзенең телеграм каналында Ростуризм башлыгы Зарина Догузова хәбәр итә.
Туристлар үз илебез эчендә генә түгел, чит илләргә дә чыга ала.
Өлешчә мобилизация вакытында повестка алмаган һәр кеше сәяхәт итә ала. Туристлар үз илебез эчендә генә түгел, чит илләргә дә чыга ала.
Бүгенге көн мәгълүматларына караганда, повестка алмаган булсагыз, сәфәргә чыга аласыз», – дип, Зарина Догузова кирәкле мәгълүматларны хәрби комиссариатта алырга мөмкин булуын да ассызыклаган.
Исегезгә төшерәбез, 21 сентябрь көнне Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга кул куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа