Сабыйлар каберенә куярга ясалганны бүләккә сатып ала күрмәгез!
Чәчәкләрдән үрелеп ясалган аю балалары кибетләрендә күренә башлады.
Алар кечкенә роза чәчәкләреннән үрелгән, Кытайда җитештереләгәннәр.
Уенчык аю балаларын җитештерүчеләр аларга күз куймаган, аның каравы, муеннарына кара тасма бәйләгән.
Андагы инглиз телендәге язманы "тыныч мәңгелек", "якты мәңгелек" дип тәрҗемә итәргә кирәк.
Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан бүләк эзләп башы каткан ир-егетләребез кытай капканына эләгә күрмәсен, әстәгефируллаһ!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа