Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәле авылында яшәүче мобилизацияләнүчеләргә җылы киемнәр тегә

Гөлүсә Мифтиева 10 метр тукымага заказ биргән инде.

Мин үз һөнәрем буенча тегүче, социаль челтәрләрдә төрле профессиональ төркемнәрдә торам. Алар аша минем актив хезмәттәшләрем без, тегүчеләрнең мобизацияләнгән кешеләргә ничек ярдәм итә алуыбыз турында сөйләшә башладылар. Нәкъ менә шул вакытта безгә волонтерлар мөрәҗәгать итеп җылы свитерлар, балаклавлар һәм оекбашлар тегәргә тәкъдим иттеләр. Кырларда бик салкын, бу әйберләр безнең егетләрне җылытыр дип ышанабыз. Флис бик җиңел тукыма, ләкин шул ук вакытта җылы һәм тиз кибә торган. Шуңа күрә киемнәрне нәкъ менә шул материалдан тегәргә булдык, - дип сөйләде ул. 

Гөлүсә 10 метр тукымага заказ биргән инде. Ярдәм итәргә теләүчеләрне ул үзе өйрәтергә әзер. 

Минем барлык туганнарым да бу эшкә кушылды. Шулай да әле эшче куллар җитми. Бездә солдатлар бик күп бит. Бу көннәрдә авылдашлар белән мәчеттә очрашырга, свитерларны ничек тегәргә кирәклеген күрсәтергә телибез. Башка хатын-кызлар да безнең эшкә кушыла ала, тукымалар белән тәэмин итәчәкбез, - дип уртаклашты ул. 

Гөлүсә социаль челтәрләрдә хәйрия эшчәнлеге турында язма урнаштыргач, Питрәч районында яшәүчеләр тукыма сатып алырга акча җибәрә башлаганнар

Солдатларга ярдәм итәргә теләүче битараф булмаган кешеләр хәзергәчә акча җибәрә. Кешеләрнең ярдәм итәргә теләвенә мин бик шат. Әзер киемнәрне тапшыру каналлары булган волонтерларга бирәчәкбез. Шулай ук солдатларның ата-аналарына да тапшырырга уйладым. Алар инде почта аша улларына җибәрә алалар. Әлегә моның өстендә яхшылап уйлыйбыз, - дип өстәде Гөлүсә.         


Хәйрия акциясенә кушылырга теләүчеләр 89503138011 телефоны буенча Гөлүсә белән элемтәгә керә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса